Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мәктәпләрдә парламент дәресләре бара

Ел саен ТР Дәүләт Советы инициативасы белән, Фән һәм мәгариф министрлыгы, Мәгарифне үстерү институты катнашында, Татарстанның барлык мәктәпләрендә парламент дәресләре уздырыла.

Быел ул 17 ноябрьдә алтынчы тапкыр үткәрелә. Һәм республика парламентының 20 еллыгына багышлана. Дәреснең темасы - «Закон кайда туа». Атна дәвамында парламентарийлар үз округларындагы мәктәпләрдә, я булмаса үзләре кайчандыр тәмамлаган мәктәпләрдә парламент дәресләрендә катнашачаклар. Укучыларга парламент эше, закон кабул итү механизмнары, җәмгыять тормышында законнарның роле турында сөйләячәкләр.

Моннан тыш, укучылар өчен рәсемнәр, иҗади эшләр, эссе һәм видеороликлар бәйгеләре дә оештырыла. Аларда җиңүчеләрне 2015 елның февралендә ТР Дәүләт Советында бүләкләячәкләр, дип хәбәр итә Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм СМИ белән хезмәттәшлек итү бүлеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса