Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мәктәпләрдә капиталь ремонт

Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов узган атнада республика программасы буенча капиталь ремонт алып барылучы мәктәпләрдәге эш барышы белән танышты.

Подрядчылар белән очрашуда заказчы кураторы - "ТР Главинвестстрой" ГКУ баш белгече Рөстәм Хөббәтов һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов та катнаштылар.

Мәгълүм булганча, әлеге программага Әлмәт муниципаль районының 2, 7 нче һәм Урман Кәләе мәктәпләре кертелде. 2 нче мәктәптә санузелны, инженерлык челтәрләрен, вентиляция, спортзалны ремонтлау эшләрен тәмамланган дисәң дә була. Төзүчеләр фасадны ремонтлауга керешкән. Шушы көннәрдә спортзалның түбәсен алыштыру башланачак.

7 нче мәктәптә бинаның иске өлешендәге барлык катларда да эш бара. Биредә укулар тулысы белән яңа бинага күчерелгән.

Урман Кәләе мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укый торган корпусындагы ремонт эшләрен атна дәвамында тәмамлау күздә тотыла. Төп бинаның түбәсе ремонтлаган инде. Укучылар башлангычлар урнашкан бинада ремонт тәмамланып шунда күчкәч, эчке эшләргә керешәчәкләр.

Подрядчылар белән аралашу вакытында район башлыгы барлык мәктәпләрдә дә капиталь ремонтның 10 августка тәмамланырга тиешлеген искәртте һәм эш барышында хезмәтне, куркынычсызлык техникасын саклау зарурлыгына күрсәтте.

Мәҗит Салихов эш барышыннан канәгать булуын билгеләп үтте һәм төзүчеләрнең расланган эш графигыннан тайпылмаячакларына ышануын җиткерде.

Республика бюджетыннан Әлмәт мәктәпләрен ремонтлауга 20 миллион сум тирәсе акча каралган. М.Х.Салихов районның да капиталь ремонтка үз өлешен кертәчәген, муниципаль бюджетта 7 нче һәм Урман Кәләе мәктәпләрендә өстәмә ремонт эшләре башкаруга 10 миллион сумлап акча каралуын хәбәр итте. Бу, нигездә, республика программасына кертелмәгән отделка эшләре.

"Татнефть" ААҖ ел саен мәктәпләрне капиталь ремонтлауга саллы гына өлеш чыгара. Быел компания 17 нче, Кичүчат, Урсала мәктәпләрен капиталь ремонтлауга һәм 2 нче мәктәпнең кортын төзекләндерүгә 13 миллион сумнан артык акча бүлеп бирә.

Л.Сибгатуллина.

Иҗтимагый оешмалар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә департаменты.

М.Фарукшин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250