Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мәктәпләр яңа сулыш алды

Хәбәр иткәнебезчә, Әлмәт муниципаль районының бай тарихка ия булган 2, 7 нче һәм Урман Кәләе мәктәпләре республиканың быелгы мәктәпләргә капиталь ремонт программасына кертелде.

Район башлыгы тарафыннан подряд оешмалары алдына барлык эшләрне 15 августка тәмамлау бурычы куелган иде. 14 августта әлеге өч мәктәпнең һәммәсе тантаналы шартларда ачылды.
1953 елда ук төзелгән 2 нче урта мәктәпкә республика бюджетыннан 7 миллион 407 мең сум акча бүлеп бирелгән иде. Әлеге акчалар тулысынча үзләштерелгән. Аңа ашханә, спортзал болдыры, эчке инженерлык коммуникацияләре, теннис корты һәм спортзал түбәләре, керү урыннары ремонтланган, ишекләр алыштырылган. Биредә ремонт эшләрен подряд оешмасы "АИСК" һәм субподрядчы "Имидж-Строй" ҖЧҖ башкарган.

Мәктәп коллективының һәм әти-әниләрнең шатлыгын уртаклашырга Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов, "Татнефть" ААҖ генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, "Елховнефть" идарәсе начальнигы Рөстәм Хәлимов һәм башкалар килгән иде. Мәҗит Хаҗипович үзенең котлау чыгышында республикада мондый капиталь ремонтның 30 елдан артык тарихы булган мәктәпләргә уздырыла башлавын, шәһәрдә һәм районда шушындый 38 уку йорты саналуын әйтте, ярдәмнәре өчен республика һәм "Татнефть" җитәкчелегенә рәхмәтен җиткерде.

Мәктәп нефтьчеләрнең дә ярдәмен тоеп яши. 2000 елдан аларның шефлары - "Елховнефть" идарәсе. 1999 елда ук "Татнефть" ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаветдинов инициативасы белән мәктәпкә 180 урынлык яңа янкорма, остаханә, ашханә, китапханә, спорт һәм теннис заллары төзелә, иске уку корпусы реконструкцияләнә. Нефтьчеләр быел да фасадка, теннис кортына һәм спорт залына ремонтка 5 миллион 800 мең сум акча бүлеп биргән. Матур фасадлы мәктәп бүген ерактан ук көлеп, игътибарны үзенә җәлеп итеп тора. Рөстәм Мөхәммәдиев 2 нче мәктәпнең "Татнефть" компаниясенең мәктәпләрне ремонтлау буенча программасында беренче булып кертелүен һәм шул дәвердән алып биредә күп эшләнүен искәртте һәм республикада башланган бу программаның бик кирәкле булуын билгеләп үтте.

7 нче мәктәп тә 1956 елда ук ачылган. Әлеге уку йорты 2,5 меңнән артык чыгарылышны олы юлга озаткан. Алар арасында ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, нефть тармагында җитәкчелек постларын биләүчеләр Раил һәм Наил Магановлар һәм башка күренекле шәхесләр бар. 7 нче мәктәпне ремонтлауга республика программасыннан 7 миллион 350 мең, ә җирле бюджеттан 4 миллион 350 мең сум акча бүленгән. Әлеге суммага электрүткәргечләр, тәрәзәләр, кабинетлардагы ишекләр алыштырылган, түбә, җылылык системасы ремонтланган, косметик ремонт ясалган һәм башка эшләр башкарылган. Бу объектта подряд оешмасы "Камремстрой" СК" ҖЧҖ хезмәт куйган.

Урман Кәләендә капиталь ремонттан соң мәктәп ачу вакыйгасы авылда яшәүчеләрнең зур бәйрәменә әверелгән. Тантанага аларның барысы да килгән иде дисәк, ялгыш булмас. Әлеге торак пунктта мәктәп ике бинада урнашкан. Беренче укучылар 50 нче еллар башында ук кабул ителгән. 1961 елда яңа бина төзелгән. Республика бюджетыннан 5 миллион 128 мең һәм җирле бюджеттан 5 миллион 584 мең сум бирелгән акчага быел ике корпуста да менә дигән ремонт уздырылган. Шунысын да билгеләп үтәсе килә, башта мәктәпнең түбәсен, тәрәзә-ишекләрен генә алыштыру планлаштырылган булган. Район башлыгы карары белән тулысынча капиталь ремонт ясалган. Подряд оешмасы "СК-Стройкомплект+" ҖЧҖ тырышлыгы шулай ук күз алдында. Мәктәпләрнең икесе дә бик матур, заманча биналарга әйләнгән. Спорт һәм актлар залы, компьютер сыйныфы, ашханә, лабораторияләр - барысы да бар. Шефлары "Елховлес" ҖЧҖ мәктәпкә спорт инвентаре, мәктәпнең чыгарылыш укучылары - Урман Кәләе авыл җирлеге депутатлары Альберт Усманов, Азат Хафизов, Алексей Васеньков, Игорь Колобков теннис өстәле бүләк иткәннәр, ә АГУАД ике мәктәп арасындагы юлны төзекләндереп, асфальт җәйгән.

Район башлыгы өч мәктәптә дә ремонт эшләрен башкарган подряд оешмалары фидакарьләренә район Советы һәм башкарма комитетының Мактау грамоталарын тапшырды, изге теләкләрен җиткерде. Бу көнне мәктәпләрнең һәммәсендә дә рәхмәт сүзләре күп яңгырады. Подряд оешмалары шушындый җаваплы эшне ышанып тапшырганнары өчен, мәктәп директорлары һәм әти-әниләр уку-укыту һәм тәрбия алып бару өчен заманча шартлар тудырганнары өчен иң җылы сүзләрен ирештерделәр.

4 ай эчендә уздырылган ремонттан соң мәктәпләргә икенче сулыш өрелде, яңа тормыш бүләк ителде. Укучылардан үзләре өчен тудырылган шушы матурлыкны, уңайлылыкны саклап, кадерләп тоту һәм, әлбәттә инде, тырышып белем эстәү сорала. Моның өчен, күргәнебезчә, бөтен шартлар бар.

Ирина Апачаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250