Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга әхлак тәрбиясе бирү” бәйгесе җиңүчеләре билгеләнде

Милләтнең гореф-гадәтләренә таянып, балалар бакчасында әхлакый тәрбия бирү алымнарын камилләштерү, алдынгы эш формаларын билгеләү максатыннан Әлмәт районы мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләре тәрбиячеләре арасында "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга әхлак тәрбиясе бирү" бәйгесе үтте.

Чара Әлмәт районы һәм шәһәре мөхтәсибәте, мәгариф идарәсе, Татарстан язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге, "Ак калфак" татар хатын -кызлары оешмасы белән берлектә уздырылды. Бәйгедә 23 тәрбияче катнашты. Комиссия игътибарына милли төркемнәрдә эшләүче, балаларны татар теленә өйрәтүче тәрбиячеләрнең эш тәҗрибәсе тупланган портфолио, дәресләренең берничә төре яздырылган видеоязмалар тәкъдим ителде.
Шәһәр бакчаларында арасында 1 урынга Миләүшә Муртазина (62 нче балалар бакчасы), 2 урынга Гөлгенә Шәймиева (1 нче балалар бакчасы), 3 урынга Рәмилә Хәлиуллина (34 нче балалар бакчасы) чыкты.
Авыл бакчалары арасында Елховой балалар бакчасы тәрбиячесе Әлфия Яруллинага тиңнәр булмады. Тайсуган балалар бакчасы тәрбиячесе Лилия Хәбипова 2 урында. 3 урынга - Кичүчат балалар бакчасы тәрбиячесе Нәсимә Гафарова лаек булды.

.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250