Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә түләү өчен субсидия алуга яңадан теркәлү бара

Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә йөрүче балалар өчен түләнгән акчаларның бер өлешен дәүләт субсидия рәвешендә кире кайтара.

Хәзерге вакытта әлеге компенсацияне алу өчен яңадан теркәлү процессы бара. Июль аенда субсидия алучы 135 меңгә якын ата-ана яңадан теркәлгән. Бу тиешленең 70 проценты икәнен хәбәр итте бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева.

Журналистларга хәбәр ителгәнчә, бер бала өчен каралган субсидиянең гамәлдәге күләме уртача 401 сум тәшкил итә, ә өстәмә компенсация уртача 667 сум күләмендә. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре өчен түләү исә 2300 сум тирәсе.

Июль аенда узган яңадан теркәлү барышында өстәмә компенсациягә дәгъва кылучы 33 мең ата-ана мөрәҗәгать иткән.

http://almetyevsk.tatar.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса