Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мәктәп укучылары 3 декабрьдә язачак йомгаклау иншалары темалары имтиханга 15 минут кала билгеле булачак

Бу хакта бүген Россия Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча хезмәт башлыгы Сергей Кравцов ведомствоның ситуацион-мәгълүмати үзәгендә уздырылган матбугат конференциясендә хәбәр итте, дип белдерә ТАСС.

"Темалар мәгариф идарәсе органнары сайтында һәм БДИның мәгълүмат порталында нәшер ителәчәк. Темалар сәгать пояслары буенча эшләнәчәк", - дип аңлатты түрә.

Сергей Кравцов шулай ук инша темалары юнәлешләре һәм бәяләү критерийлары инде бастырылган, дип белдерде. Хезмәт башлыгы сүзләренчә, инша язуны оештыру һәм үткәрү буенча методик рекомендацияләр төбәкләргә юлланган, ведомство тарафыннан барлык кирәкле әзерлек эше уздырылган.

Искәртеп үтәбез, мәктәпләрдә чыгарылыш иншалары агымдагы елдан кертелә. Эшкә бәя "зачет/незачет" системасы буенча куела. Инша 2015 елда Дәүләт йомгаклау аттестациясенә керүгә рөхсәт рәвешендә булачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса