Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Мәк» операциясе башланды

Операциянең максаты - мәк, киндер һәм башка шуның ише составында наркотик матдәләр булган үсемлекләрнең законсыз үстерелүен ачыклау һәм бетерү, шулай ук үсемлекләрдән торган наркотикларны законсыз транспортлау каналларын ябу.

Татарстанда аны оештыручы һәм үткәрүче оешма булып ФСКН идарәсе тора. Оператив-профилактика операциясендә эчке эшләр органнары, УФСБ, чик буе идарәсе, таможня һәм башкарма хакимият органнары да катнаша.

Наркотикларга кертелүче үсемлекләрне законсыз үстерү, сату һәм саклау фактлары турында наркоконтрольнең тәүлек әйләнәсенә эшләүче телефонына шалтыратырга кирәк. Казандагы телефон: (8-843) 273-43-45. Конфиденциальлек гарантияләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса