Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Митрополит Феофан: Конституциягә төзәтмәләр - безнең мәнфәгатьләребезне яклау

Төзәтмәләр буенча тавыш бирү 25 июньдә башлана һәм 1 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

Илнең Төп законын үзгәртү гражданнар хокукларының социаль гарантияләрен киңәйтергә һәм суверенитетны ныгытырга тиеш. Конституциягә төзәтмәләр россиялеләрне социаль планда яклаячак һәм РФ халыкларына мәдәниятне, телне сакларга, үз мәнфәгатьләрен якларга мөмкинлек бирәчәк. Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан үзенең видеомөрәҗәгатендә шундый фикер белән уртаклашты.

"Конституциягә төзәтмәләр бик кирәк. Дәүләтебезнең мәңге суверен һәм бәйсез булуы безгә кирәк түгелме? Балаларыбыз, хатын-кызларыбыз, картларыбыз Конституция ягыннан социаль якланган булырга тиеш түгелме? Без халык белән бердәм, һәм төзәтмәләр кертелә торган Конституция-безнең мәнфәгатьләребезне алга таба яклау", - дип билгеләп үтте митрополит татарстанлыларга мөрәҗәгать итеп.

Россиянең төп законын үзгәртү илгә киләчәк авырлыкларга каршы торырга мөмкинлек бирәчәк, дип саный владыка: "Күрәсез, коронавирус - безнен күрелмәгән дошманыбыз. Ә читтән күпме каршылыклар! Ә татарстанлыларның бердәмлеге бөтен Россиягә безнең икътисади һәм мәдәни яктан прогрессив булуыбызны һәм үз сайлавыбыз өчен җаваплы икэнен күрсәтергә тиеш». Элегрәк ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Конституциягә төзәтмәләр илнең киләчәк уңышларына нигез салырга ярдәм итәчәк, дип билгеләп үтте.

Төзәтмәләр буенча тавыш бирү 25 июньдә башлана һәм 1 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса