Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мәҗит Салихов: “Үз күзләрем белән күрдем. Тотып та карадым, күргәннәрдән бик канәгать калдым!”

Әлмәт районы башлыгы "Алсу" оек-оекбаш фабрикасына визитына шундый бәя бирде. Социаль юнәлешле бу предприятиедә 600 кеше, нигездә хатын-кызлар эшли.

Продукциянең 80%ын балалар ассортименты тәшкил итә. Эш өч сменада бара, эшләүчеләр өчен бөтен шартлар тудырылган: эшләүчеләр торак белән тәэмин ителә, медпункт эшләп тора, цехларда киеренкелектән бушанып алу өчен тренажерлар куелган.

Тоткарсыз эшләү өчен ай саен 40-50 тонна чималны фабрика Һиндстаннан, Төркиядән, Польшадан, Италиядән кайтара. Чималлар һәммәсе табигый, сыйфатлы: мамык, йон, ефәк, бамбук, эвкалипт җепселе.

Мәҗит Салихов бөтен цехларны йөреп чыкты. "Алсу" ААҖгә нигез салучы, "СМП-Нефтегаз" генераль директорының киңәшчесе Фоат Комаров район башлыгына һәм журналистларга фабриканың үткәне, бүгенгесе турында сөйләде, киләчәккә планнарын бүлеште. "Фабрикага эшкә кешеләр бик теләп килә, хезмәт хакы 30 мең сумга җитә, - диде ул. - Предприятие елына 30 миллионлап пар әйбер эшләп чыгара ала, былтыр 13 миллион пар чыгардык, 1 миллион сумлык оборона заказы да үтәдек. Сыйфат ягыннан безне узарга мөмкин түгел".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса