Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мәҗит Салихов ветеран Анатолий Соколовны туган көне белән котлады

Җиңү көне алдыннан район башлыгы Мәҗит Салихов Бөек Ватан сугышы ветераны Анатолий Соколовны туган көне белән котларга килде.


Хөрмәтле ветеран кунакны зур шатлык белән елмаеп каршы алды. Башлык Анатолий Михайловичка чәчәкләр букеты, истәлекле бүләк тапшырды һәм аның белән чәй эчәргә каршы килмәде. Табын янында җылы атмосферада алар узган елларны искә төшерделәр, бүгенге тормыш турында сөйләштеләр.

Анатолий Михайлович 1944 елда 17 яшендә сугышка алынган, әмма сугыш чорының авырлыкларын аңа алданрак кичерергә туры килә. 14 яшеннән аны урман кисү эшенә җибәрәләр.

Хәрби хезмәтне егет Камчаткада, Магаданда, Сахалинда корабль радисты сыйфатында үтә. Ерак Көнчыгышта сугыш хәрәкәтләрендә катнаша, барлыгы 7,5 ел хезмәт итә. Өлкән лейтенант булып демобилизацияләнә.

Сугыштан соң Анатолий Соколов кич укып урта белем ала, Аннары Мәскәү төзелеш институтын тәмамлый. Ул күп еллар "Татспецстрой" трестында эшли, гади эшчедән башлап җитәкче дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса