Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мәҗит Салихов Татарстан делегациясе составында Төрекмәнстанда булды

Визит кысаларында Татарстан Республикасы белән Төрекмәнстан арасында икеяклы документларны имзалау булды.

Әлмәт һәм Балканабад шәһәрләре арасында тугандашлык, дуслык мөнәсәбәтләрен һәм хезмәттәшлекне үстерү турында килешүгә кул куелды. Татарстан һәм Төрекмәнстан президентлары алдында документка ӘМР башлыгы Мәҗит Салихов һәм Балканабад шәһәре хакиме Балкан Гулмаммедов кул куйды.

Хәзер Әлмәт һәм Балканабад - тугандаш шәһәрләр. Икесенең дә тарихы нефть чыганакларын үзләштерүгә бәйле. Мәҗит Салихов экономика һәм тормышның башка өлкәләрендә дә, шул исәптән кече һәм урта бизнесны үстерү белән дә кызыксынуыбызны әйтте. Төрекмәнстан студентларының инде бүген Әлмәт нефть институтында укуларын әйтергә кирәк.

Әлмәт районы башлыгының Балканабад делегациясен 13 июньдә буласы Әлмәт сабан туена чакыруы шәһәрләр арасында дуслык һәм хезмәттәшлек мөнәсәбәтләре урнаштыруда беренче адым булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса