Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мәҗит Салихов шәһәр кешесен 100 яшьлек юбилее белән котлады

3 март көнне, Әлмәттә яшәүче Вакулюков Василий Кузьмич бер гасырлык юбилеен билгеләп үтте. Аны түгәрәк датасы белән Әлмәт районы башлыгы Мәҗит Салихов тәбрик итте. "Татбурнефть" предприятиесе вәкилләре дә юбилярны котларга килгәннәр иде. Юбиляр 1914 елда Казакъстанда туган. 17 яшендә ата-аналары белән Шөгергә күчеп килгән, анда 1939 елда битум заводында слесарь...

3 март көнне, Әлмәттә яшәүче Вакулюков Василий Кузьмич бер гасырлык юбилеен билгеләп үтте. Аны түгәрәк датасы белән Әлмәт районы башлыгы Мәҗит Салихов тәбрик итте. "Татбурнефть" предприятиесе вәкилләре дә юбилярны котларга килгәннәр иде.

Юбиляр 1914 елда Казакъстанда туган. 17 яшендә ата-аналары белән Шөгергә күчеп килгән, анда 1939 елда битум заводында слесарь булып эшкә кергән. Аннары геология-разведка идарәсенә тимерче булып килгән, ә 1947 елда Шөгер нефть промыселының механика мастерскоена күчкән. Ике елдан ул "Татбурнефть" трестының 2-нче бораулау конторасында хезмәт биографиясен дәвам иткән. Бераздан 1-нче бораулау конторасына күчеп, 1992 елда пенсиягә чыкканчы шунда эшләгән.

Василий Вакулюков бораулауда беренче рационализатор булган, аның байтак тәкъдимнәре гамәлгә ашырылган. "Аеруча хезмәт күрсәткән өчен", "В.И.Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан фидакарь хезмәт өчен" медальләре бар.Василий Кузьмичка "Коммунистик хезмәт ударнигы" дигән исем дә бирелгән.http://almetyevsk.tatar.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса