Әлмәт таңнары

Мәҗит Салихов Республикада төзелеш тармагына күзәтчелек итәчәк яңа структураны җитәклиячәк

Республикада төзелеш тармагына күзәтчелек итәчәк яңа структураны Әлмәт муниципаль районының элеккеге башлыгы Мәҗит Салихов җитәкләячәк.

Реклама

Бүген Татарстан Президенты катнашында узган шәһәр һәм район советы сессиясендә халык депутатлары Мәҗит Салиховның вәкаләтләрен алдан туктатуы турындагы карарны яклап тавыш бирде. "Республикада төзелеш күләме зур. Шуңа күрә технологик һәм бәя мәсьәләләрен күз уңында тотачак махсус структура булдырырга уйлыйбыз. Гадәттә без мондый җаваплы урынга төбәкләрдә эш тәҗрибәсе булган кешене сайлыйбыз. Белемен һәм тәҗрибәсен исәпкә алып яңа структураны җитәкләргә Мәҗит Салиховны" чакырдык", - дип билгеләп үтте Рөстәм Миннеханов. Казанда эшләү дәверендә дә шәһәр һәм район өчен элеккеге башлыкның файдасы тияр дигән ышаныч белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: