Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мәҗит Салихов Әлмәт урамнарыннан җәмәгать транспортында үтте

Район башлыгы - җәмәгать транспорты пассажиры. Бу бик сирәк күренеш, әмма файдасы зур.

Мәҗит Салихов шәһәр урамнарын җәмәгать транспортында үзе йөреп чыкты, транспорт оешмаларының ничек хезмәт күрсәтүе белән танышты. Ул Ленин мәйданындагы тукталыштан троллейбуска утырып китте, гадәти кешеләр кебек билет сатып алды. Кайберәүләр аны шунда ук таныды, кайберәүләр соңрак. Район башлыгы кешеләрдән хезмәт күрсәтүнең сыйфаты турында белеште. Мактау сүзләре дә, тәнкыйть тә ишетелде.

Шәһәр кешеләрен Шевченко урамында ремонт күпме барачагы да кызыксындырды. "Ремонт барган вакытта мин эшкә җәяү йөрим, - диде район башлыгы. - Вакытка да экономия, сәламәтлеккә дә файдалы".

Пасажирларның күбесе троллейбус челтәрен киңәйтү белән кызыксына. Транспорт идарәсенең планнарында - "Яшьлек", "Көнбатыш капка", "ДСРК" микрорайоннарын колачлау. Проект эшләре бара инде, бу мәсьәлә республика дәрәҗәсендә карала.
Мәҗит Салихов шәһәр кешеләренең автобуслар эшен ничек бәяләве белән дә кызыксынды. Моның өчен ул иң күп кеше йөри торган 5 мнче маршрутны сайлады. Бу маршрутта автобуслар вакытында йөри, ә Техснабка бара торган 4 нче автобус хәрәкәте уңаеннан тәнкыйть булды.

Транспортта йөргәндә район башлыгы Әлмәт кешеләренең барлык теләкләрен, тәнкыйть фикерләрен тыңлады, игътибарга алды.

Бер сәгать транспортта йөргәннән соң Мәҗит Салихов Ленин урамын җәяү йөреп чыкты. Юл эшләренә, сәүдә нокталарының тышкы күренешенә игьтибар итте, замечаниеләр ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса