Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мәҗит Салихов җитәкчелегендәге делегация Саба районының алдынгы хуҗалыкларында булды

Бу атнада район башлыгы Мәҗит Салихов инициативасы белән һәм аның җитәкчелегендә Әлмәт делегациясе Саба муниципаль районында булды.

Баруның максаты - Саба районының алдынгы хуҗалыклары тәҗрибәсен өйрәнү. Район башлыгы Мәҗит Салихов, район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов, Авыл хуҗалыгы, азык-төлек идарәсе башлыгы Извил Габдракипов һәм шул идәрәнең белгечләре өч хуҗалыкта булдылар. Аларның берсе Мәҗит Салиховның туган авылы Татар Икшермәсендә.

Монда 2013 елда "Мөхәммәтшин" фермер хуҗалыгының 260 сыерга исәпләнгән югары технологияле, роботлаштырылган сөт комплексы эшли башлады. Бина төзелешенә һәм җиһазлар алуга 130 миллион сумнан артык, нәселле сыерлар сатып алуга 12,5 миллион сум кредит алынган.

Ферманың хуҗасы Зөфәр Мөхәммәтшин әйтүенчә, комплекс 2011 елның җәендә төзелә башлаган һәм 2013 елның гыйнварында төзелеп беткән. Узган елда инде комплекс табыш китерә башлаган. Һәр сыердан көнлек савым 20-25 литр тәшкил итә. Комплекста 4 кенә кеше - өч оператор һәм бер бозау караучы эшли. Төп эшләрнең барысын да 4 робот башкара.

Заман белән бер аяктан атлаучы фермер хуҗалыгында булганнан соң Мәҗит Салихов алган тәэсирләре һәм Әлмәт районында шундый фермалар булдыру планнары белән таныштырды.

"Монда килүебез юкка гына түгел. Бүгенге көндә теләк тә, инвесторлар да бар. Без бу юнәлештә эш алып барабыз, 2014-2015 елларга районда авыл хуҗалыгын үстерү программасын әзерләдек. Республика җитәкчелеге белән дә килештерелде, бу юнәлештә эшлиячәкбез. Без үзебезнең районнан бераз алгарак киткән хуҗалыклар тәҗрибәсен өйрәнәбез, бүген менә шул тәҗрибәне өйрәнергә бергәләп килдек", - диде район башлыгы Мәҗит Салихов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса