Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мәҗит Салихов быелгы урак өстенең беренче алдынгыларын бүләкләде

Район башлыгы Мәҗит Салихов авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Извил Габдрәкыйпов, башлыкның киңәшчесе Фәрит Миңнебаев һәм матбугат хезмәте белән урып-җыю эшләренең барышын карап йөрде.


Иң элек Токарликов исемендәге хуҗалык биләмәләренә тукталдылар. Бу хуҗалыкта бөртеклеләр 7600 гектар мәйдан били. Кырда 19 комбайн эшли. Ягулык-майлау материаллары һәм запас частьлар алу өчен баш предприятие "СМП-Нефтегаз" финанс бүлгән. Инвестор үз хуҗалыгына язгы кыр эшләрендә дә, урак өстендә дә зур ярдәм күрсәтә. 19 комбайнчының 12есе дә шуннан килгән. Өчесе "Татнефть" компаниясеннән, калганнары үзләренеке. Урып-җыю вакытында ашлык ташу өчен 12 автомашина да җибәргәннәр.

Комбайнчылар иртәнге 6 дан караңгы төшкәнче эшли. Ашаулары да кырда. Бу көнне иң яхшы комбайнчыларга район башлыгы акчалата премияләр һәм рәхмәт хатлары тапшырды. Әлеге традиция моннан өч ел элек Мәҗит Салихов инциативасы белән башланган иде.

Урып-җыю эшләренең барышын Мәҗит Салихов көндәлек контрольдә тота, аның җитәкчелегендә штаб эшли.

Һәр хуҗалыкка муниципалитеттан җаваплы кешеләр беркетелгән.

Район башлыгы кулыннан "Союз-Агро" ҖЧҖ Кузайкино җитештерү цехының алдынгы механизаторлары да премия алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса