Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мәҗит Салихов Бөек Ватан сугышы ветеранын туган көне белән котлады

Бөек Ватан сугышы ветераны Дарья Никифоровна Швецка 89 яшь тулды. Аны тәбрик итәргә район башлыгы Мәҗит Салихов килде. Ул ветеранга чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырды, ныклы сәламәтлек, хәерле озын гомер теләде.


Дарья Швец Украинада Харьков өлкәсендәге бер авылда туган, яшьли ятим калып, колхоз интернатында тәрбияләнгән. 1942 елда кызны армиягә алганнар. Сугыш беткәнче Дарья Никифоровна күчмә кыр хирургия госпиталендә хезмәт иткән.

Сугыштан соң, авылда эш булмау сәбәпле, Дарья Никифоровна ире Георгий Васильевич белән Әлмәткә күчеп килә. Аны "Әлмәтбурнефть" трестына бухгалтер итеп эшкә алалар. Берничә елдан, курслар тәмамлап, квалификациясен күтәргәч, аны трестның вышкалар монтажлау конторасына баш бухгалтер итеп күчерәләр. Ул бер предприятиедә 30 елдан артык хезмәт куя. Дарья Никифоровнаның "Сталинград оборонасы өчен", Жуков медальләре, Ватан сугышы ордены, юбилей бүләкләре бар.

Ветеранның ике баласы да инде вафат, оныклары һәм аларның балалары гына бар, алар башка шәһәрләрдә яшиләр, әбиләре янына сирәк кайталар. Дарья Швецны күршесе Валентина Дмитриевна карый, туганнарын алыштыра. Шуның өчен сугыш ветераны аны "кызым" дип атый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250