Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мисырга Россия самолетлары оча башлаячак

Ниһаять, бу җәйдә Мисырга юл ачылып, меңләгән россиялеләр янә кояшта кызына алачак.

Якын арада Мисыр белән Россия арасында авиахәбәрне җайга салып, ике ил арасында очкычларның янә оча башлаячаклары турында ил президенты Владимир Путин хәбәр итте. Синай ярымутравында 31 октябрьдә булган коточкыч самолет һәлакәтеннән соң илләр арасында очкычлар йөреше туктатылган иде. Инде туристлык агымын көйләү турында Россия һәм Мисыр президентлары телефон аша хәбәрләшкән. Сөенечле яңалык үз көченә шушы көннәрдә кереп, Мисырга самолетлар оча башлаячак диләр. Әмма халык куркуын басып, ял итәргә бу илне сайлармы? Белгечләр әлегә бернинди фаразлар ясамый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса