Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мишустин Татарстанның күп санлы ИТ-компанияләр барлыкка килүгә керткән өлешен билгеләп үтте

Цифрлы трансформация Россиягә тагын да югарырак үсеш дәрәҗәсенә чыгарга мөмкинлек бирәчәк, дип саный Россия Федерациясе Премьер-министры.

Татарстан Республикасында һәрвакыт мәгълүмати технологияләр үсешенә аерым игътибар бирелде. РФ Премьер-министры Михаил Мишустин Иннополиста ИТ-тематика буенча панель дискуссиядә әнә шундый фикер белән уртаклашты.

"Без күптән түгел төзелгән шәһәрдә һәм мәгълүмати технологияләрне үстерүгә һәрвакыт аерым игътибар биргән төбәктә җыелуыбыз символик мәгънәгә ия. Татарстан күп санлы ИТ-компанияләр барлыкка килү өчен күп эш башкарды", - диде ул.

Мишустин билгеләп үткәнчә, әлеге очрашу тармакны үстерү перспективалары турында фикер алышырга мөмкинлек бирәчәк, мәсәлән, алга таба үсеш һәм илнең дөнья ИТ-индустриясенә керткән өлешен арттыру өчен стимул булдырачак.

"Безнең ил өчен цифрлы трансформация, шул исәптән, югарырак үсеш дәрәҗәсенә чыгу, Россия гражданнарына яңа тормыш сыйфатын һәм, димәк, зур мөмкинлекләр күләмен тәэмин итү мөмкинлеге», — дип ассызыклады Россия Хөкүмәте башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса