Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Минтимер Шәймиев “Ватан алдында казанышлар өчен” орденының тулы кавалеры булды

Мәскәү Кремлендә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә IV дәрәҗә "Ватан алдында казанышлар өчен" орденын тапшырды.

РФ Президентының Минтимер Шәймиевне бүләкләү турындагы Указы 2014 елның 14 гыйнварында имзаланган иде.

Илнең күренекле гражданнарын бүләкләү тантанасы Россия Президентының Кремль резиденциясендә узды.

"Монда барысы да илебездә танылган кешеләр. Сезнең иҗади хезмәтегез бик кирәк, ул илебезнең уңышлы үсешен билгели. Сезнең катнашыгыз белән Россия үзендә зур көч, горурлык һәм ышаныч булдыра. Сезнең казанышларыгыз Россия гражданнарының күп буыннары өчен мөһим булды һәм шулай булып калачак. Бу Минтимер Шәрип улы Шәймиев кебек Россия сәясәте корифеена кагыла. Аның дәүләтнең федератив башлангычлар үсешендәге һәм илдә милләтара иминлекне ныгытудагы роле бәяләп бетергесез. Хәзер Минтимер Шәрип улы Шәймиев "Ватан алдында казанышлар өчен" орденының тулы кавалеры", - диде Владимир Путин үзенең чыгышында.

"Хакимияттән киткәнемә бишенче ел. "Хәлләр ничек?", - дип сорыйлар. Барысына да чын күңелдән- "яхшы", дип җавап бирәм. Чөнки бернигә карамастан, халкыбызның яңарыш һәм рухи күтәренкелек вакыты килде. Сезнең ярдәм, Президентыбыз Рөстәм Нургалиевич ярдәме белән, Болгар һәм Зөя шәһәрләрен уңышлы яңартабыз. Июньдә, Катарда ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитеты утырышында, Болгар Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелде. Ярдәмегез һәм игътибарыгыз өчен рәхмәт", - диде Минтимер Шәймиев.

Татарстан Республикасының Беренче Президенты Минтимер Шәймиев бүген "Ватан алдында казанышлар өчен" орденының тулы кавалеры булды.

Минтимер Шәймиев II дәрәҗә "Ватан алдында казанышлар өчен" ордены белән 1997 елда, I дәрәҗә "Ватан алдында казанышлар өчен" ордены белән 2007 елда, III дәрәҗә "Ватан алдында казанышлар өчен" ордены белән 2010 елда бүләкләнгән иде.

ТР Президентының матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250