Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Министр Әлмәткә бүләк тапшырды

Әлмәтнең балалар һәм яшьләр эшләре буенча идарәсе республикада иң яхшысы дип табылды.

«Волга» Яшьләр үзәгендә районнарда физкультура, спорт һәм яшьләр сәясәте үсешенә багышланган киңәшмә-семинарда Татарстанның Яшьләр эшләре һәм спорт буенча министры Владимир Леонов урыннарда нәтиҗәле эшләүчеләрне котлады. 35-85 мең яшь кеше яшәүче муниципаль берәмлекләр рейтингында Әлмәт беренче урынга лаек булды. Бүләкне балалар һәм яшьләр эшләре буенча идарә начальнигы Светлана Лаптева кабул итеп алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса