Министр хөкемнән котылды
Казанның Идел буе районы суды элеккеге экология һәм табигый байлыклар министрына карата җинаять эшен туктатты.
Казан районнара табигатьне саклау прокуроры урынбасары Альберт Хәбиров белдергәнчә, бу эшне тикшергәннән соң гаепләнүченең җинаять кылу уе булмавы ачыкланган.
Суд карарын өйрәнгәннән соң прокуратура аның буенча шикаять бирергәме юкмы икәнлеген хәл итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа