Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мини-клуб хуҗасының комарлы уеннар оештыруга катнашы булуы тикшерелә

15 октябрьдә Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге дежур частена Р.Фәхретдин урамындагы бер бинада мини-клуб эшләве һәм анда Интернет челтәреннән файдаланып, уен зонасыннан читтә, комарлы уеннар оештыру һәм үткәрү белән бәйле законсыз эшчәнлек җәелдерелүе турында хәбәр килеп ирешә.

Урынга барып җиткән оперативниклар бинага беренче омтылышта ук үтеп керә алмыйлар - ишек бикле була. Бераз соңрак полицейскийлар клубка йөрүчеләр сыйфатында арткы ишек аша салонга үтәләр. Баксаң, бина тирәсендә барган бөтен вакыйгалар видеокүзәтү камераларына язылып бара һәм администратор «броньланган» клиентларга гына ишек ача икән. Тикшергән вакытка клубта 6 нетбук һәм администратор була. Клуб хуҗасының сүзләренә караганда, бирегә клиентларны җәлеп итү өчен барлык килүчеләрне сыйлыйлар һәм бер үк вакытта бушлай Интернет та тәкъдим итәләр икән. Теләсә кайсы клиент теләге булганда бушлай мини-компьютердан файдалана ала.

Тикшерү барышында нетбуклар тартып алынды. Хәзерге вакытта клуб хуҗасының комарлы уеннар белән оештыру һәм үткәрү буенча законсыз эшчәнлеккә бәйлелеге тикшерелә. Җиһазлар уен программалары барлыгын тикшерүгә җибәреләчәк.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250