Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Миңнехановның ун еллык җитәкчелеге турында: Нәтиҗә саллы һәм күзгә күренеп тора

Рөстәм Миңнеханов Президент булган 10 ел эчендә Татарстанда барлык юнәлешләр буенча максатчан һәм планлы эш формалаштырылган. Бу фикер белән ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе Шамил Агеев уртаклашты.

"Иң мөһиме, вектор Татарстанның уңай үсешенә йөз тота. Бу җәһәттән нәтиҗә саллы һәм күзгә күренеп тора. Безгә күпләр көнләшә, чөнки барлык юнәлешләр буенча максатчан, планлы эш алып барыла", - диде ул.

Агеев республикада соңгы 10 елда булган башка үзгәрешләрне дә санап үтте.

"Икенче момент-ул программалар. Республикада башлана торган күп кенә программалар соңыннан милли программалар рангына бара", - дип өстәде ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе.

 

Фото:Рамиль Гали

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса