Мин әти Сталин төрмәсеннән кайткан
Дата. Сөргенгә бабай һәм әби белән дүрт яшьлек әти дә киткән
Әти, әти... Октябрь ае җиткән саен мин әтине еш искә төшерәм, аның газаплы тормыш юлы турында уйланам, үзе дә төшләремә керә башлый. 29 октябрь әтием Хәмидулланың туган көне. Быел аның 100 еллыгы. Ә 30 октябрь репрессия корбаннарын искә алу көне.
Бабам Хөрмәтулланы 1929 елда кулак-сәүдәгәр диеп Магнитогорск шәһәренә сөрәләр. Еллар узган саен әтинең аянычлы, фаҗигале балачагы, яшьлеге минем йөрәгемне телгәли. 20 яше тулганчы ук ул ике тапкыр репрессия корбаны була. Тормышның ачы газапларын ул дүрт яшеннән бирле татый башлый. Тырыш, уңган бабай хуҗалыгында мал-туар асрап, бар эшен гаиләсе белән эшләп, үзеннән арткан әйберне базарга алып чыгып саткан. Сөргенгә бабай һәм әби белән дүрт яшьлек әти дә киткән. Алар 1933 елда гына туган якларына кайталар. Монда да кулак гаиләсен көтеп тормаганнар. Бер дигән йорт, ихатада чит кешеләр яши, терлекләр кая кирәк, шунда таралып беткәннәр. Кайтып төшкәч аларга кеше мунчаларында кунып, утын кисеп, печән әзерләшеп тамак туйдырырга туры килә. Сөргендәге авыр хезмәт, интегүләр эзсез узмый, озак та үтми бабай вафат була. Әбинең булышчысы булып әти кала.
Сталин чорының аяусыз җилләре дә әтинең киләчәккә булган хыялларын челпәрәмә китерә. 1945 елның көзендә ул икенче тапкыр репрессия корбаны була. Чәчәктәй яшьлегенең 5 елы Сталин төрмәсендә халык дошманы булып газапланып үтә. Әти үзе бу турыда искә алырга яратмый иде. Бәлки сөйләргә дә ярамагандыр. Хәзер уйлыйм да, аптырап калам: 20 яшьлек егет курыкмыйча үзенең тормышын куркыныч астына куеп Сөләй авылында үткәрелгән җыелыш вакытында районнан килгән вәкил алдында ач-ялангач, шешенгән балаларны яклап ничек чыгыш ясый алды икән? Шушындый кыюлык, батырлык аңа каян килде икән?
Әлбәттә, хөкүмәткә, җи-тәкчелеккә каршы сөйләгән өчен баштан сыйпамаганнар. Чыгыш тиешле органнарга минуты-сәгате белән җиткерелә. Авыл куштаннары да әтине төрмәгә утыртыр өчен тырышалар. Тиз арада ялган белешмәләр языла. Икенче көнне үк аны кулга алалар.
Сорау алулар, ачлыктан интектерүләр, сорау алганда аңын җуйганчы кыйнаулар Бөгелмә төрмәсендә үк башлана. Бөгелмәдән соң аны Башкортостанның Стәрлетамак төрмәсенә озаталар. Төрмәдән әти 5 ел срогының көнен-сәгатен тутырып, уң кулын калдырып, 1959 елда гына кайта.
Әти белән бергә төрмәдә күренекле дәүләт эшлеклеләре дә, Сталин янәшәсендә эшләгән «халык дошманнары» да була.
Әбием Мөкәрәмә 5 елга 5 тапкыр әти янына бара. Аның юл газаплары турында сөйләгәннәре әле һаман да исемдә. Җәяүләп тә, нәрсә очраса, шуңа утырып та барырга туры килә аңа. Юлында нинди генә куркыныч хәлләргә тап булмый да, нинди генә куркыныч кешеләр очрамый. Ләкин җилкәсенә аскан кием-салым, ризык тутырган капчыгын әтигә илтеп тапшыра. Улын күреп, шешкән аякларын өстерәп, хәлсез әбием мең газаплар белән өенә кайтып җитә.
Бу вакыйгалардан соң ярты гасыр вакыт үткәч, абыем Атлас республиканың Дәүләт куркынысызлыгы комитетында әтигә кагылышлы эшне эзләп таба. Андагы ялган мәгълүматларны тетрәнеп, исе китеп укып утыра. Биредә мондый эшләр йөзәрләгән, меңәрләгән була. Һәркайсында бер генә кешенең түгел, тулы бер буынның, нәселнең фаҗигале язмышы ята.
Әтигә аклануы турындагы белешмә 1992 елда гына килеп ирешә.
50 елга якын кимсетелеп, кимсенеп яшәгән әти белешмәне кулга алгач, ниләр кичерүен үзе генә белгәндер.
Туры сүзле әти бер вакытта да ялагайлыкны, куштанлыкны белмәде. Дөресен әйтә торган гадәте күп кешеләргә ошамый иде.
Әти сул кулы белән дә ниләр генә эшләмәде. Аның белмәгән һөнәре бар идеме икән? Бер кулы белән печән дә чаба, җир дә казый, бөтен эшне башкара иде.
Матур итеп яза иде. Язган хатларын, открыткаларын хәзер дә саклыйм. Бакчада ничә төрле алмагач, ничә төрле карлыган, кавын-карбыз да үстерә иде. Ул үзешчән фотограф та иде. Аның безне төшергән фотолары кадерле истәлек булып сакланалар.
«Җәлилнефть» идарәсендә оператор булып эшләгәндә әтигә Җәлил бистәсенән ике бүлмәле фатир бирәләр. Әни дә, әти дә авылдан китәргә теләмиләр, фатирны кире кагалар. Идарәдә эшләү дәверендә аңа мактау кәгазьләре, рәхмәт хатлары бирәләр. Бүләкләре арасыннан кул сәгатен ул озак еллар тагып йөрде әле.
Әти табигать кешесе иде. Җәен җиләк-җимеш, ә көзен гөмбә җыярга яратты. Бигрәк тә безне ияртеп тауга чикләвек җыярга барулар рәхәт мизгел булып истә калган. Барганда да, кайтканда да ул безгә табышмаклар әйтеп, кызыклы хәлләр сөйли.
Шашка уйнарга да безне әти өйрәтте. Мәктәп елларыннан ук район ярышларында, кышкы сабантуйларында катнашып, призлы урыннар ала идем. Хәзер дә яраткан шөгылемнән аерыла алмыйм, дәвам итәм.
Әти моңлы итеп җырлый, шигырьләр сөйли иде. Аеруча М.Җәлил, Һ.Такташ шигырьләрен яратты. Әтинең Ә.Авзалова, И.Шакиров, Р.Ваһапов, Г.Рәхимкулов җырларын яратып җырлаганы истә. Бер вакыт Рәшит Ваһапов авылга концерт белән килгәч, безгә кунарга керә. Шунда истәлеккә үзенең фотосын калдыра. Ул фотоны әти рамга алып, стенага элеп куйган иде.
Сабантуйлардагы көрәш әтинең яраткан уены. Озак түзеп утыра алмый, үзе дә көрәшергә чыга иде.
Хәзер әтинең яраткан шөгылен оныкчыклары Рамазан, Сулейман, Райян дәвам итә. Алар район, өлкә, республика чемпионнары. Ә оныгы Румиль Семкичев – дөнья чемпионы.
Могҗизалар белән Сталин төрмәсеннән котылып кайткан әти әнием Рәйсә белән тормыш корып, биш бала үстереп, аларны башлы-күзле итеп, ун оныгын күрү бәхетенә иреште. Балаларының тормышына сөенеп, оныклар сөеп яшәгәндә каты авыру әниебезне арабыздан алып китте.
Дүрт яшеннән сөргенгә сөрелеп, сугыш ачлыгын, ятимлек ачысын татыган, Сталин төрмәсендәге газапларын, аннан соңгы кимсетелүләрне күреп тә, сынмаган, сыгылмаган әти әнинең үлемен бик авыр кичерде. Тормышны яратып яшәүче көчле рухлы әтиебез сулды, саргайды. Аның өчен тормышның яме, кызыгы бетте.
Авылга кайчан кайтсаң да, ул гел зиратта була иде. Елый-елый күзләре сукырая башлады. Әнидән башка озак яши алмады. Безгә хәер-фатихасын калдырып, 1998 елда бу дөньядан китеп барды.
Ә тормыш дәвам итә. Нәсел жепләрен дәвам итеп, бер-бер артлы оныкчыклары дөньяга аваз салалар. Балаларыбызга, оныкларыбызга шундый гаделсез, хаксыз рәнҗетелүләрне күрергә язмасын иде, дип телим мин.
Бу язмам әтием Хөрмәтулла улы Хәмидулла белән әнием Габдрәүф кызы Рәйсә рухларына дога булып барып ирешсен иде.
Гүзәлия Галләмова,
Габдрахман авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia