Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тимур Нагуманов матбугат вәкилләренә: "Бүген сезнең эшегез бик мөһим"

19 май - Татарстан Матбугат көне уңаеннан район башлыгы Тимур Нагуманов Әлмәтнең матбугат чаралары вәкилләрен бүгенге туры эфиры барышында котлады.

“Бу көн журналистлар, мөхәррирләр, нәшер итүчеләр, полиграфия хезмәткәрләре, басмаларны таратучыларны берләштерә. Барлык мәгълүмат чаралары вәкилләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйм. Шулай ук район Советы һәм башкарма комитеты исеменнән аларга уңышлар телим. Бүгенге көндә сезнең эшегез бик мөһим. Хезмәтегез өчен зур рәхмәт! Җиңел булмаган эшегездә уңышлар телим”, - диде Тимур Нагуманов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса