Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Милли экологик премия

«Татнефть» ачык акционерлык җәмгыяте мәртәбәле гомумроссия бүләкләренә лаек булды - компания үзе һәм аның генераль директоры Наил Маганов 2014 ел өчен Милли экологик премиянең ике дипломы белән бүләкләнделәр.

«Тотрыклы үсеш өлкәсендә отчетлылык һәм экологик менеджмент» номинациясендә компания «Тотрыклы үсеш һәм социаль җаваплылык турында отчет» өчен дипломга лаек дип табылды, ә «Сәнәгатьтә экология» номинациясендә «Әйләнә-тирә мохит сыйфатының төбәк нормативларын эшләү» (туфракның сыйфаты) проекты бүләк белән билгеләп үтелде.

«Милли экологик премия»не тапшыру өчен конкурс энергияне һәм ресурсларны янга калдыру, чиста производстволар, экологик агарту һәм белем бирү, социаль инициативалар өлкәсендә нәтиҗәле эшләнмәләрне ачыклау һәм кызыксындыру, шулай ук җәмгыятьнең һәм җәмәгатьчелекнең игътибарын әйләнә-тирә мохитны саклау проблемаларына, Россиядә тотрыклы үсеш принципларын үстерүгә җәлеп итү максаты белән үткәрелә.

Премия партнерлары арасында Россия экологик берлеге, «Росэкопресс» ассоциациясе, «ГЛОБЕ-Россия», «Гринпис-Россия», Россия Фәннәр академиясенең су проблемалары институты, геоэкология институты, Милли экологик аудиторлык палатасы һәм башкалар бар.

Премия экологияне яхшыртуга йөз тоткан Россия һәм чит ил технологияләренә инвестицияләр җәлеп итү, дөньякүләм тотрыклы үсеш мәсьәләләре буенча тәҗрибә уртаклашуга һәм аларны хәл итүгә цивилизацияле бизнесны җәлеп итү, шулай ук экологик проблемаларны хәл итүдә гражданнар җәмгыятенең активлыгын арттыруга булышлык итү максатын күздә тотып гамәлгә куелган.

«Татнефть» ААҖнең матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса