Милли диаспора вәкилләре шимбә өмәсендә катнаштылар
Әлмәттә шәһәр һәм район территориясен җыештыру бенча экологик икеайлык дәвам итә.
Шәһәрне тәртипкә китерүдә райондагы әзербәйҗан, әрмән, таҗик һәм үзбәк диаспоралары да актив катнаша. Экологик шимбә өмәсендә дүрт диаспораның вәкилләре дә катнашты. Экология һәм табигатьтән файдалану департаменты башлыгы Илдар Зиннәтуллин сүзләренә караганда, диаспора вәкилләре шәһәрдә һәм районда оештырыла торган барлык өмәләрдә һәм экологик чараларда актив катнашалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа