Милеккә салымны түләү срогы ахырына якынлаша
1 ноябрьдә 2013 ел өчен физик затлар милкенә салымны түләү срогы төгәлләнә.
Бурычлылар сафларын ишәйтмәс өчен күчемсез милек хуҗаларына салым түләргә бик аз вакыт калып бара. Салым билгеләнгән вакытка түләнмәгән очракта салым органы түләмәүчеләргә, соңга калган һәр көн өчен пеня исәпләп, салымны түләү зарурлыгы хакында таләп язуы җибәрәчәк. Әгәр инде мондый чара да ярдәм итмәсә, бу турыда мәгълүматлар суд приставларына юлланачак.
Салым түләүчеләргә уңайлы булсын өчен «Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты» интернет-сервисы эшләп килә. Аның ярдәмендә 2013 ел өчен физик затлар милкенә салым, җир һәм транспорт салымы күпме исәпләнгәнен белергә, салым уведомлениесен чыгарырга, исәпләүләр белән танышырга, салымнар буенча исәпләүләр торышына контрольлек итәргә була. Сервиста теркәлү өчен Россия салым службасының теләсә кайсы инспекциясенә шәхсән мөрәҗәгать итәргә яки алга таба инспекциягә шәхсән килеп теркәлү өчен сервиста тоташуга онлайн-гариза язарга кирәк.
Сораулар килеп туганда түбәндәге адрес буенча урнашкан салым инспекциясенең операцияләр залындагы 7 нче һәм 8 нче тәрәзәләргә мөрәҗәгать итә аласыз: Әлмәт шәһәре, Сөләйманова урамы, 1 а йорты.
«Кайнар линия» телефоннары: 32-21-36, 32-21-13,
Милек салымнары буенча: 39-40-83, 39-40-84.
Салым түләүчеләргә уңайлы булсын өчен физик затларны түбәндәге график буенча кабул итү оештырылды:
Дүшәмбе, чәршәмбе 9.00дән 18.00 сәгатькә кадәр,
Сишәмбе, пәнҗешәмбе 9.00дән 20.00 сәгатькә кадәр,
Айның икенче һәм дүртенче шимбәсендә 10.00 дән 15.00 сәгатькә кадәр.
Якшәмбе - ял көне.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа