Әлмәт таңнары

Миңлебайлылар ни өчен бай?

Әлмәт районындагы Миңлебай авылы халкы үзләренең байлыклары белән уртаклашты.

Әмма сүз матди байлык турында бармый. Миңлебайлылар әле дә булса моннан берничә еллар элек бөтен якын-тирәгә өлге булып торган Гыйльман ахун һәм Мәгъсүмә абыстайлар гаиләсе белән горурланып яши. XX йөз башының иң күренекле галимнәреннән берсе, журналист, җәмәгать эшлеклесе Фатих Кәриминең ата-анасы чыннан да күпләр өчен үрнәк булырдай матур тормыш кичергәннәр. Миңлебай авылында Гыйльман ахун 30 ел имамлык итә, якын-тирәдәге 136 авылга ахун булып тора.

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан, Миңлебайның "Шатлык" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрне музейга костюмлы күргәзмә- тамашага җыйдылар.

Мемориаль музей мөдире Альбина Камалетдинова сүзләренчә, музейда һәр бәйрәмгә карата кызыклы очрашулар, чаралар узып тора. Быел аеруча һәр көн аерым игътибарда, чөнки Фатих Кәриминең тууына 145 ел. Бердәм, дини гаиләдә тәрбияләнеп үскән мәгърифәтче турында исә һәр бала белеп торырга тиеш.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: