Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Миңлебайлылар нефть тарихын барлады

"Әлмәт районына 85, нефтьчеләр шәһәренә 62 ел" дигән исем астында Миңлебайдагы Фатих Кәрими мемориаль музеенда бик тә мавыктыргыч очрашу булып узды.

Авылның данлыклы нефтьчеләре, мәртәбәле кешеләре белән "Шатлык" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр очрашты.

Шунысы ошады, алар әле кечкенә булсалар да, Әлмәт районында кара алтын чыгарылганын, нефтьнең нәрсә икәнен, аннан ниләр ясалганын тәгаен генә әйтеп тә бирә алалар. Чөнки күп сабыйларның ата-аналары шул тармакта көч куя. Ә ул көнне балалар чын нефтьне күреп кенә калмадылар, хәтта бу файдалы казылманы иснәп, аның сыйфатын, кызыклы үзлекләрен дә күрделәр. Музей фондлары сакчысы Регина Бикмөхәммәтова балаларга нефть табыла башлау тарихын сөйләде, алар белән кызыклы викторина уздырды. Сөтнең, суның һәм нефтьнең үзлеген чагыштырып карау, төрле экспериментлар ясау нәниләрдә зур кызыксыну уятты.

Әйе, балаларга китаплардан карап өйрәтү бер нәрсә булса, тормышны гамәли яктан ачып салу - гел икенче. Музей хезмәткәрләре моны яхшы төшенә. Ул көнне киштәләр чын нефть оешмасын хәтерләтте: нефтьчеләрнең эш киемнәрен, китаплар, нефть каланчасының макетн һәм башка атрибутиканы һәркем күзәтте.

Миңлебай авылы элек-электән тырыш халкы белән горурланып яши. Ә аларның күбесе нефть оешмаларында көч куя. Чарага да авыл янәшәсендә генә урнашкан ЦДНГ-2 оешмасы профком рәисе Наилә Зиновьева, оешманың ветераннар советы рәисе Рәмзия Тимерханова һәм башка кунаклар чакырылган иде. Россиянең мактаулы нефтьчесе, Ризаэддин Фәхреддиннең җиденче буын туганы Хәмзә абый Мансуров авылның нефтьчеләр белән горурланып яшәвен искәртеп үтте, район тарихын үз тормышы белән бәйләп сөйләде. Гомере буе нефть тармагында хезмәт куйган, авылның мәртәбәле һәм хөрмәтле кешесе Тәслимә апа Раянованың һәм алдынгы нефтьче Әхмәт абый Әминовның да кара алтынга үз карашлары, фикерләре бар. Чыгышларда нефтьнең файдасы иң беренче гади халык өчен булуы ассызыкланды, кара алтын табылу бәрабәренә авылларның чисталыгына, төзеклегенә ирешү мөмкин булуы да әйтелде.

Кыскасы, чарада үткән белән бүгенге кушылды, өлкән буын белән яшь буын аралашты, фикер алышты. Мемориаль музей мөдире Альбина Камалетдинова сүзләренчә, бигрәк тә үсеп килүче буынга авылның үткәнен генә түгел, ә бүгенгесен дә күрсәтеп төшендерү кирәк. Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк, дип юкка гына әйтмәгәннәр бит...

Филүзә Хәмидуллина

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса