Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Миңлебай халкы борчулы [+ФОТОЛАР]

Җыеннар барлык авыл җирлекләрендә дә үтә.

Очрашу белән очрашуның аермасы нык сизелә. Миңлебайда узган ел башкарылган эшкә исәп-хисап, быелга бурычлар хакында барган җыелышка халык зал тутырып килгән, хәтта басып торучылар да шактый иде. 
Талантларга бай Миңлебай. Мәдәният йорты фоейсында кул эшләреннән оештырган күргәзмәгә сокланып туймаслык. Җирлеккә караган Миңлебайның үзендә дә, станциясендә дә барлык шартлар бар. Узган ел 23 бала туган. Табигый үсеш уңай якка таба. Халыкның сәламәтлеген кайгырту, спортка җәлеп итү буенча максатчан эш бара. Җирлек башлыгы Илдар Рәхимов мәгариф өлкәсендә дә уңышлары булуын әйтте. Мисал өчен, Миңлебай мәктәбе авыл җирлекләре арасындагы рейтингта 3, станциядәгесе шәһәр һәм район мәктәпләре арасында 1 урын яулаган. Балалар бакчалары, калган социаль учреждениеләрнең эшчәнлегенә дә югары бәя бирелде. Соңгы өч елда Миңлебай авыл җирлеге санитар-экологик торыш буенча район бәйгесендә җиңүче булып килә. 2017 дә ул 1 дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнде. Бу күп нәрсә аңлата. Авылның үзенең торак-коммуналь хуҗалыгы төзелгән. Депутатлар, кайбер предприятиеләрнең, эшмәкәрләрнең дә ярдәмен тоеп яшиләр. Шуңа күрә авыл юллары такыр, кышын да кардан даими чистартыла, проблемалар чишелә. Үзара салым акчасының кая тотылганын кешеләр күреп-белеп тора. Быел халыктан җыелган һәм хөкүмәттән өстәлгән акчага Миңлебай авылы юлларына асфальт җәю, станциядәге вак таш җәелгәннәрен нормага китерү планлаштырылган. 
Чишүдә район җитәкчелегенең ярдәме кирәк булган проблемалар да бар. 
Миңлебай авылы аша узучы Әлмәт-Лениногорск юлы кырыена яктырту системасы куярга кирәк. Куркыныч саналган әлеге участокта юл җитәрлек дәрәҗәдә яктыртылмый. Миңлебай авылындагы «Шатлык» балалар бакчасы, Мәдәният йорты да капиталь ремонтка мохтаҗ. Авыл халкының иң үзәгенә үткәне почтаның начар эшләве икән. Миңлебайлылар шул сәбәпле, газета-журналлар да яздыра алмый. Басмалар килгәнче вакыйгалар актуальлеген югалта, ди алар. Төрле түләүләр белән өлкәннәргә шәһәргә, Түбән Мактамага барырга туры килә. Газга түләү өчен квитанцияләрнең соң килүе аркасында ике тапкыр юлга чыгарга мәҗбүрләр. Посылка, бандерольләрне авылга гына китерсәләр иде дигән теләк тә җиткерелде. Автобус маршруты да даими йөрми икән, я соңга калып килә, я юлда барганда еш кына ватыла. Салым һәм җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасына, район үзәк шифаханәсе эшчәнлегенә карата да сораулары бар иде миңлебайлыларның. 
–Миңлебай станциясендә мәчет төзелә. 1 ел инде аның урынын теркәтеп булмый. Шул ук вакытта салым инспекциясе квартал саен отчет сорый, вакытында бирмәсәң, 2 мең сум штраф сала. Югыйсә әле мәчет сафка басмаган, тапшырылмаган, теркәлмәгән. Аңлашылмый, – диде станциядә яшәүче Гамил Ганиев. Шулай ук урамда йөрүче этләр буенча да төрле фикерләр яңгырады. 
Җыенга район Советы аппараты җитәкчесе Роза Әфләтунова килгән иде. Ул җирлектә күп эшләнүен искәртеп, күтәрелгән сорауларга җавап бирде, аларны тиешле службаларга җиткерәчәкләрен әйтте. Азактан нәшатлыларга бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса