Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Миңлебай авылында Бөек Җиңүгә багышланган тантаналы митинг узды

Иле­без­дә го­мер сө­рү­че һәр­бер га­и­лә­гә үзе­нең яра­лы эзен сал­ган, 68 ел үтү­гә ка­ра­мас­тан һа­ман йө­рәк кыл­ла­рын тиб­рә­теп, ела­та тор­ган көн ул - 9 май. Бө­ек Җи­ңү­гә ба­гыш­лан­ган тан­та­на­лы ми­тинг Миң­ле­бай авы­лын­да 7 май ир­тә­сен­дә бу­лып үт­те.

Җи­ңү зур кор­бан­нар бә­ра­бә­ре­нә яу­ла­на. Миң­ле­бай авы­лын­нан гы­на да иле­без­не сак­лар­га 435 ке­ше ки­тә. Шу­лар­ның 149 ы Ва­та­ны­быз ха­кы­на кор­бан бу­ла. Һә­лак бул­ган һәм хә­бәр­сез югал­ган Миң­ле­бай ир-егет­лә­ре бү­ген дә ха­лык хә­те­рен­дә. Алар­ның исем­нә­ре Җи­ңү пар­кын­да ур­наш­ты­рыл­ган обе­лиск­та мәң­ге­ләш­тер­гән. Аңа ха­лык эзен су­ыт­мый - парк ти­рә­сен чис­тар­тып, буя­у­ла­рын яңар­тып то­ра­лар. Ур­та мәк­тәп һәм җир­ле үзи­да­рә кол­лек­тив­ла­ры яр­дә­ме бе­лән эз­лә­нү эш­лә­ре алып ба­ры­ла. Би­ре­дә үк Бө­ек Ва­тан су­гы­шын­нан исән кайт­кан­нар­ның исем­нә­ре дә тер­кәл­гән.

Ел са­ен авыл­да су­гыш ка­һар­ман­на­рын зур­лый­лар, ара­быз­дан кит­кән­нәр­не бер ми­нут тын­лык бе­лән ис­кә ала­лар. Бы­ел ми­тинг­та су­гыш һәм хез­мәт ве­те­ран­на­ры, тыл хез­мәт­чән­нә­ре, авыл хал­кы, мәк­тәп уку­чы­ла­ры һәм иң кеч­ке­нә миң­ле­бай­лы­лар кат­наш­ты. Тан­та­на­ны 30 ел­дан ар­тык авыл җир­ле­ге баш­лы­гы бу­лып эш­лә­гән Лә­биб Сә­ха­пов ач­ты.

-Эш­ләү дә­ве­рен­дә сез, хөр­мәт­ле ве­те­ран­нар, тыл хез­мәт­чән­нә­ре, иң зур ки­ңәш­чем бул­ды­гыз, сез­нең бе­лән бер­лек­тә без авы­лы­быз­ны юга­ры дә­рә­җә­гә кү­тә­рә ал­дык. Рәх­мәт сез­гә, - ди­де ул үз чы­гы­шын­да.

Бө­ек җи­ңү­гә өлеш керт­кән авыл­даш­ла­ры­на рәх­мәт сүз­лә­рен Миң­ле­бай авы­лы җир­ле­ге баш­лы­гы Иль­дар Рә­хи­мов та җит­кер­де:

- Ел­лар үт­кән са­ен без су­гыш чо­рын­нан ера­гая ба­ра­быз. Шу­лай да ур­так бу­ры­чы­быз - бү­ген исән бул­ган су­гыш ве­те­ран­на­ры­на һәм тыл хез­мәт­чән­нә­ре­нә ти­еш­ле ка­дер-хөр­мәт күр­сә­тү. Алар­ны оны­тыр­га без­нең ха­кы­быз юк.

Мәк­тәп уку­чы­ла­ры һәй­кәл­гә ве­нок сал­ган­нан соң, яшь бу­ын бе­лән бер­лек­тә ве­те­ран­нар Җи­ңү пар­кын­да на­рат­лар утырт­ты. Тан­та­на ур­та мәк­тәп аш­ха­нә­сен­дә дә­вам ит­те.

Әйе, бер­кем­дә оны­тыл­мый, бер ни дә оны­тыл­мый! Бү­ген Миң­ле­бай авы­лын­да бер су­гыш ве­те­ра­ны һәм су­гыш ве­те­ра­ны­на тиң­лән­гән бер ке­ше яши. Әле­ге шә­хес­ләр - миң­ле­бай­лы­лар­ның го­рур­лы­гы. Ве­те­ран­нар утырт­кан яшь үсен­те­ләр дә иле­без ка­һар­ман­на­ры чәч­кән җи­ңү ор­лы­гы шыт­кан ке­бек тиз ара­да юга­ры­га үр­мә­ләр. Су­гыш ел­ла­рын ки­чеп, иле­без ик­ти­са­дын тер­гез­гән ле­ген­дар шә­хес­лә­ре­без­нең ба­тыр­лы­гы­на дан җыр­лап, шау­лап то­рыр.

Ма­те­ри­ал­лар­ны Рә­ди­фә Ног­ма­но­ва әзер­лә­де

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250