Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Микрорайоннарда халык җыеннары бара

Территориаль иҗтимагый советлар халык алдында исәп-хисап тотуларын дәвам итә.

7 а ТОСы да башкарган эшләре турында отчет бирде. Җыелышта район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов катнашты. Баш предприятие "АПТС" ААҖ тарафыннан быел да байтак эш башкарылган. 7 нче ТОС территориясендә 25 күпфатирлы һәм 28 шәхси торак йорт урнашкан. Быел биредә "Татнефть" ААҖ бүлеп биргән 1 миллион 200 мең сум акча 8 Март урамындагы ишегалды юлларына асфальт җәюгә, Сөләйманова, Тельман, Пугачев урамнарында чокырлы юлларны ремонтлауга, сөләйманова урамында кер элү мәйданчыкларын тәртипкә китерүгә тотылган.

Җыелышта яшәүчеләр үзләрен борчыган сорауларны бирделәр. Кешеләрне сукбайлыкта йөрүче этләр, беренче һәм икенче катта яшәүчеләрне лифт өчен түләүләр һәм башкалар борчый булып чыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса