Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мөфтигә Кәгъбәтулладагы кара таш кисәген бүләк иттеләр

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте белдергәнчә, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинга үзенчәлекле бүләк - Кара ташны танылган эшкуар, Федерация советы рәисе Валентина Матвиенконың улы Сергей Матвиенко бүләк итә.

- Әлеге ташның мөселманнар өчен кыйммәттен аңлап һәм зур ихтирамымны белдереп, бүләк итәм, - дигән Казан кунагы. - Ул минем кулга 10 ел элек очраклы рәвештә килеп эләкте. Тарихи тикшерүләр вакытында бу артекфактның бер коллекционерда саклануын белдем. Һәм аны борынгы инкларның метеорит коралына алыштырдым.

Әлеге табыш Сергей Матвиенконы ислам белән кызыксынуга да этәргән. Бөтен дөнья күләмендә төрле кыйммәтле тарихи артефактлар җыючы һәм үзенчәлекле коллекциягә ия эшкуар мөфти белән аралашканда, ислам фәннәре, ислам билгеләре, суфыйчылык белән кызыксынуын сөйләде. Аның фикеренчә, хәзерге фәнне аңлар өчен борынгы гыйлемне белергә кирәк. Сергей Матвиенко бүгенге заман фәненә ислам цивилизациясе зур йогынты ясаган дип саный.

Кара таш тарихына килгәндә исә, ул бик тә гыйбрәтле. 930 елда карматлар сектасының Мәккәне яулап алуы мәгълүм. Алар Кәгъбәтулланы талыйлар һәм Кара ташны Бәһрәенгә алып китәләр. 22 ел аны үзләрендә тоталар.

Мәккәгә Кара ташны ватылган килеш кире кайтаралар. Бүгенге көндә көмеш кыса ташны таралып китмәслек итеп тота. Шулай итеп, ул бербөтен булып саклана. Тарихчылар фикеренчә, ташның бөтен кисәкләре дә табылмаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса