Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мөфти Әлмәт мөселманнары белән очрашты

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Әлмәт районы мөселманнары белән очрашты.

Аерым алганда, ул җирлектәге мөселманнарны кайгыртып һәм районда алып барылган дини эшчәнлек хакында сөйләшү ниятеннән Әлмәт районы башлыгы Мәҗит Салихов һәм имам-мөхтәсиб Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов белән күреште. Очрашу вакытында сүз мөселман өммәтенә кагылышлы мәсьәләләр турында барды. Мәдрәсәне яңа уку елына әзерләү, авыллардагы мәчетләрне тоту, эшләтү кебек сораулар тикшерелде.

Камил хәзрәт районның җәмигъ мәчетендә булып, мәхәллә халкы белән аралашты. Имам-мөхтәсиб мөфтине мәхтәсиб эшләре, уздырырга ниятләнелгән чаралар белән таныштырды һәм кайбер оештыру эшләренә кагылышлы сораулар буенча киңәшләште.

Бүген шулай ук Әлмәтнең үзәк мәчетендә физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен Ураза бәйрәме уңаеннан мәҗлес уздырылды. Мондый төр хәйрия ашы мөхтәсибәт тарафыннан беренче мәртәбә уздырылды.Элек-электән хәйрия, сәдака тарату татар халкы гореф-гадәтләрендә булган. Динебездә гомер-гомергә дәвам иткән хәйриячелек бүген дә тукталмый. Пәйгамбәребезнең бер хәдисендә дә: "Изгелек кылуда бер-берегез белән ярышыгыз", - диелгән. Яхшылык эшлә дә суга сал, халык белмәсә, балык белер, ди халык мәкале дә. Әлмәт районы һәм шәһәре мөхтәсибәте шәһәрдәге мохтаҗ инвалидларга һәрдаим ярдәм күрсәтергә тырыша. Физик мөмкинлекләре чикле булган мохтаҗларга район һәм шәһәр мәчетләрендә Изге Рамазан ае кысаларында җыелган фитыр сәдакасыннан беренче тапкыр тантаналы шартларда мул итеп әзерләнгән табын артында өлеш чыгарылды.

Әлеге хәйрия чарасында мөфти Камил хәзрәт тә катнашты. Шулай ук анда шәһәр башлыгы Мәҗит Салихов, "Татнефть" оешмасы вәкилләре булды.

Татарстан Республикасы мөселманнары диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Әлмәт мөхтәсибәте тарафыннан инвалидларга күрсәтелгән игътибарны хуплап, пәйгамбәребезнең: "Кем мәрхәмәтлелек күрсәтмәсә, мәрхәмәтлелек күрмәс", - диелгән хәдисенә басым ясады. Әлмәт мөселманнарын 1 августта Казанда бәйрәм уңаеннан уздырыла торган хәйрия концертына да чакырды.

"Рамазан һәркайсыбызга рухи яктан үсәргә, нәфесләрне тыярга, башкаларга мәрхәмәтле булырга өйрәтүче ай. Ураза көннәрендә менә шушы мөбарәк ай белән хушлашабыз", - диде үзенең чыгышында район имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт. Һәм бу айның мәрхәмәтле гамәлләр ае булуы турында сөйләде.

Чара ахырында шәһәр һәм район мәчетләре имамнары инвалидларга ризыклар тутырылган пакетлар һәм конвертларда фитыр сәдакаләрен тараттылар. Мәҗлестә барлыгы 150 мең сумнан артык акча таратылды, биредә катнаша алмаганнарның сәдакаләре өйләренә илтеп биреләчәк.

http://dumrt.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса