Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Мегаполис»ны яңарыш көтә

Әлмәттә элеккеге «Мегаполис» урынында Яшьләр үзәге ачарга тәкъдим итәләр.

Проектны Татарстанның Яшьләр эшләре буенча министрына тәкъдир иттеләр. Шулай ук Дамир Фәттаховка «Березка» лагерен модернизацияләү буенча планнар тәкъдим ителде һәм капиталь ремонт узган яшүсмерләр клубларын да күрсәттеләр.

Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре буенча министры Әлмәт районы башлыгы белән бергә «Ротор» яшүсмерләр клубындагы ремонт эшләре барышы белән танышты. Клуб тышкы яктан гына үзгәреш кичермәде, хәзер биредә аш-су студиясе һәм джампинг белән шөгыльләнү залы да бар. Иң мөһиме, клубка яшүсмерләрдән тыш, башкаларны да җәлеп итү кирәк. СММ-студия ачу моңа этәргеч бирәчәк.

«Искра» клубында да капиталь ремонт тәмамланып килә. Бина тышкы ягын, эчтәлеген һәм исемен дә алыштырды – хәзер ул «Тукай янында» дип атала.

Әлеге биналар Президент программасы буенча яңартылган. 5 ел эчендә республика акчасына Әлмәттә 32 клубның 21е төзекләндерелгән. Киләчәктә «Березка» лагерена да капиталь ремонт ясалачак. Анда архитектураны һәм концепцияне дә үзгәртергә исәплиләр. Киләчәктә тагын бер проект көтелә – Тельман урамындагы элеккеге «Мегаполис» клубы урынында Яшьләр үзәге ачылачак. Соңрак министр һәм район башлыгы проект сессиясендә булды, чарада яшьләр проектларын тәкъдир иттеләр.

Гөлназ Мостафина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса