Меңгә якын кеше агуланган
Быелның тугыз аенда алкоголь һәм составында спирт булган сыеклыклар белән 973 тапкыр агулану очрагы теркәлгән.
Бу Татарстан буенча. Әлеге санның 85,1 проценты ир-атларга, 14,9 ы хатын-кызларга туры килә. 44 очракта балигъ булмаган үсмерләр агуланган. Үлүчеләр дә бар. Аларның 49,9 проценты спиртлы продукция, 38,6 процент төрле химик элементлар кулланудан, 3 процент дарулардан, 8,5 процент наркотик һәм психодислептик матдәләрдән гомерләре белән хушлашкан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа