Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Медсанчасть пенсионерлары Зөя һәм Чистай шәһәрләренә бардылар

Үткән ялда "Татнефть" ААҖ һәм Әлмәт шәһәре медсанчастеның бер төркем пенсионерлары Чистай-Зөя маршруты буйлап мавыктыргыч экскурсиядә йөреп кайттылар, бу шәһәрләрнең бик бай тарихы белән таныштылар.


Чистай шәһәрендә пенсионерлар Бөек Ватан сугышы елларында шунда яшәгән Борис Пастернак музеенда булдылар.

Бай тарихлы Зөя шәһәрендә медицина ветераннары XVI - XIX гасыр архитектура истәлекләрен, борынгы чиркәүләрне карап йөрделәр. Яшьләре шактый зур булса да, пенсионерлар ардык дип тормадылар, бөтенесен дә күрергә, хәтердә калдырырга омтылдылар. Көннең матур, кояшлы булуы да уңайлы булды.

Пенсионерлар экскурсиядән бик канәгать калдылар, шундый кызыклы чара оештыручыларга рәхмәтләрен әйттеләр.

http://almetyevsk.tatar.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250