Әлмәт таңнары

Мәдрәсә шәкертләре татар зиратын чистартты

9 май бәйрәме алдыннан Риза Фәхреддин исемендәге ислам мәдрәсәсе шәкертләре "Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел" шигаре белән бүген Иске Әлмәттәге татар зиратында өмә уздырды.

30 лап шәкерт һәм аларның мөгәллимнәре каберлекләрне корыган агачлардан, чүптән арындырды.

Реклама

Аңа кадәр мөхтәсиб Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов вәгазь укыды, шәкертләр аксакаллар белән бергә Ватан иреген яулап шәһит киткәннәр рухына бергәләп дога кылдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: