Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мәдәният хезмәткәрләре профессиональ бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр

Әлмәт районының мәдәният хезмәткәрләре 27 мартта хезмәттәшләре һәм шәһәр кешеләре өчен "Нефтьче" мәдәният сараенда чын бәйрәм ясадылар.


Район башлыгы Мәҗит Салихов исеменнән тармак вәкилләрен башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Алексей Грушин котлады. "Күпчелек кешеләр кичләрен һәм ял көннәрендә ял итә, ә сезнең өчен бу - эш вакыты, - диде ул. - Шулай икән, сез үткәрә торган барлык чаралар да Әлмәттә яшәүчеләр күңелендә яңгыраш тапсын. Илһамыгыз сүрелмәсен".

Алексей Грушин алдынгыларга Әлмәтнең 60 еллыгы уңаеннан юбилей билгеләре, Әлмәт советы һәм башкарма комитетының Мактау грамоталары, башкарма комитетның рәхмәт хатларын, ТР Мәдәният министрлыгының дипломнарын тапшырды.

Район мәдәният идарәсе башлыгы Гүзәл Пайдуллина үзенең чыгышында, хезмәттәшләренә һәм тамашачыларга рәхмәт әйтеп, болай диде: "Безнең профессия бер карауга җитди дә түгел кебек, әмма без кешеләр белән эш итәбез, ә бу бик җаваплы". Бүләкләүне дәвам итеп, ул район мәдәният идарәсенең Мактау грамоталарын һәм рәхмәт хатларын тапшырды.

Сәхнәдә төрле милләт ансамбльләре, сәнгать осталары бер-берсен алыштырып кына торды. Казан кунагы Раяз Фасыйхов, Әлмәттәге хезмәттәшләрен тәбрикләп, матур җырларын яңгыратты.

"Татнефть" ААҖнең "Рухият" рухи яңарыш фондының башкаручы директоры Флера Шәйхетдинова фондның рәхмәт хатларын тапшырды. Нефтьчеләр ел саен районның мәдәни мирасын саклау һәм үстерүгә бик зур өлеш кертәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250