Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Янгында зыян күргән балаларны игътибарга алып МЧС ата-аналарны кисәтә

Әлмәт районындагы Васильевка авылында янгын килеп чыгуның башлангыч сәбәбе - балаларның ут белән шаяруы.

Хөрмәтле ата-аналар, балагыз белән янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында сөйләшегез:

  • Балаларны өйдә караучысыз калдырмагыз.
  • Бала өчен шырпы - уенчык түгел, ә янгын - онытылмас тәэсир калдырырга мөмкин.
  • Балаларга  куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга, көнкүреш электр приборларын һәм газ плитәсен дөрес кулланырга өйрәтергә кирәк.
  • Тиз янып китүче сыеклыкларның куркынычлыгы турында сөйләгез.
  • Янгын очрагында баланы үз-үзен тоту кагыйдәләренә өйрәтегез. Балалар үзләренең адресын һәм МЧС яки янгын сүндерүчеләр телефонын белергә тиеш. Балаларга янгын вакытында качып ятарга ярамавын, берәр әйберне өйдән чыгарырга яки саклап калырга тырышырга кирәкмәвен аңлатыгыз. Балаларның бары тик бер генә бурычы бар - алар зыян күрмичә өйдән тизрәк чыгарга тиеш.
  • Балалар бикле фатирларда яки бүлмәләрендә калу очраклары аеруча куркыныч. Янгын чыккан очракта алар ут каплаган бинадан чыга алмый.
  • Шырпы һәм зажигалканы бала өчен билгеле урынында калдырмагыз.
  • Баланы мич ягу эше белән йөкләп бер үзен калдырмагыз.
  • балага учак якканда килеп чыга торган куркынычлыклар турында сөйләгез.

Исегездә тотыгыз, янгынны сүндерүгә караганда балаларны кисәтү җиңелрәк!

Янгын чыкканда кичекмәстән «01», «101» коткару хезмәте телефоннарына шалтыратыгыз, «112» ашыгыч чакыру.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе, Әлмәт муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Хөсәенов Равил Илтөзәр улы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса