МЧС томан төшәчәге хакында кисәтә
19 гыйнварда көндез һәм кич белән Татарстанда урыны-урыны белән томан төшүе ихтимал, дип кисәтә МЧС идарәсе.
Күз күреме 500 метрдан да ким булачак. Шуңа күрә сак булыгыз, үзегезне дә, якыннарыгызны да бәхетсезлек очракларыннан саклагыз. Юлларда андый-мондый хәл килеп туганда 112 телефонына шалтыратырга кирәк. Бу номерны җыеп, берьюлы янгын сүндерүчеләрне дә, коткаручыларны да, полицияне дә, ашыгыч медицина ярдәме күрсәтүчеләрне дә чакырып була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа