Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

МЧС хезмәткәрләре бату куркынычы булган көймәдән 4 кешене коткарган

Лаеш районындагы Атабай авылы тирәсендә көймәдә ял итүчеләрне көчле җил Кама ярыннан эчкә алып керә.

Зыян күрүчеләр гадәттән тыш хәлләр министрлыгы диспетчерына якынча координаталарын хәбәр итә. Коткаручылар кичекмәстән моторлы көймә белән юлга чыга. 2 ир-ат һәм 2 хатын-кыз утырган көймәне алар Атабай авылыннан 15 км ераклыкта таба. Һәм ярга кадәр буксирга ала. Зыян күрүчеләр медицина ярдәменнән баш тарткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250