Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мәчет кибетендә «Бушлай ипи» акциясе популярлык яулый [+ФОТОЛАР]

Инде ике елга якын Әлмәт мөхтәсибәте «Бушлай ипи» акциясе башлангычында тора. Рамазан аенда һәм өлкәннәр декадасы чорында мохтаҗларга ярдәм итү йөзеннән генә башланып киткән бу проект шулай озын гомерле булыр дип кем уйлаган?

Үзәк мәчет кибетендә ун елдан артык сатучы булып эшләүче Гүзәлия Хәлилова каршында көн дә игелек туа: кемнәрдер ипи һәм башка азык-төлек алып килсә, икенчеләр аларны мең рәхмәт әйтеп алып китә.

– Безгә – тамаклары тук, өсләре бөтен булучыларга аны аңлавы да кыендыр бәлки, әмма арабызда хәтта бер ипи алырлык акчасы булмаучылар да бар. Мин андыйларны көн дә күрәм. Һәр иртә менә шушы киштәгә ипи куябыз. Бик сирәк көннәрдә генә кала. Күпләр әлеге акция хакында ишетеп, башка ризыклар да алып килә башлады. Он, шикәр, ярмалар, хәтта балалар өчен вак-төяк баллы конфетларны тартмалар белән китерүчеләр дә бар. Әлбәттә, андый мәрхәмәтле кешеләрнең көннән-көн артуы куандыра гына, – дип сөйләде Гүзәлия апа.

Моны хәзер чыннан да олы проект дип атап була. Чөнки аның популярлыгы да арта, мохтаҗларның бирегә килүләре дә ешая. Хәтта күпбалалы гаиләләр дә килеп, сөенә-сөенә ризыкларны алып китә икән.  Аеруча йорты-җире булмаганнар – биредә даими кунак. Шулай ук ялгыз яшәүче әбиләр дә кайчакта ярмаларны алыштыргалый икән.

«Акчаң булмаса – ал, ярдәм итәсең килсә – куй»  шигаре астында узучы бу акция инде йөзләгән әлмәтлеләргә ярдәм иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса