Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Матурлыкны һәркем тудыра ала

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты быел да "Шәһәрнең иң яхшы ишегалды җыештыручысы", "Чәчәккә күмелгән ишегалды", "Чәчәктә утыручы балкон", "Иң яхшы подъезд" бәйгеләрен игълан итте.

Комиссия әгъзалары узган атнада бәйгедә катнашырга теләк белдергәннәрнең эше белән танышуны башлап җибәрде.

Комиссияне һәр җирдә диярлек чисталык, матурлык каршылады. Шәһәрдә яшәүчеләр арасында ишегаллары, подъездлары өчен янып-көеп торучылар булуы, аларның саны арта баруы аеруча шатландырды. "10 нчы ЖЭУ" ҖЧҖ хезмәт күрсәтүендәге Төзүчеләр проспектындагы 8 нче йортның 59 нчы фатирында яшәүче Зәйтүнә Низаметдинова да лаеклы ялга чыккач подъезд каршында чәчәкләр утыртырга алынган. "Миңа карап күршеләр дә чәчәкләр үстерергә кереште", - диде Зәйтүнә ханым. Ул кешеләргә шатлык өләшергә яратуын әйтте. Чынлап та, аллы-гөлле чәчәкләргә күмелгән ишегалларына кемнәр генә игътибар итми дә, кемнәр генә сокланмый икән. Дөрес, арада "озын куллы"лар да очрап тора. Матур булып үсеп утырган лилияләрне өзеп киткәч, йөрәк әрни. Әмма моңа карап кына төшенкелеккә бирелергә ярамый. Зәйтүнә ханым моны яхшы аңлый. Тәртипсезләрне бары тик матурлык белән җиңәргә була. Ул җирне үзе казый, суын да үзе сибә икән. Иртә язда чәчәк ата торган үсемлекләрне җәйгеләре, аннан көзгеләре алыштыра тора. Зәйтүнә Низаметдинованың балконы да шау чәчәктә. "Базарда ят чәчәкләр яки орлыклар күрсәм, тыныч кына узып китә алмыйм, сатып алам", - ди ул.

Шушы ук йортта 32 нче фатирда гомер кичерүче Валентина Семкичева да башта тулай торакта, аннан аз гаиләләр өчен фатирда яшәгән чорда да гөлләр, чәчкләр үстерү белән мавыккан. Ә хәзер балкон иркен, чәчәкләрне тәрәзә төбенә утыртып, нигә узып-китеп йөрүчеләрне сокландырмаска?!

Төзүчеләр проспектындагы 18 нче йортның 6 нчы подъездын да бәйгегә катнашырга тәкъдим иткәннәр. Биредә подъезд буенча җаваплы итеп Равия Низамова сайланган. Комиссия киләсе алдан кисәтелмәгән иде. Яшәүчеләр подъездның һәрвакыт шулай чиста булуын әйттеләр.

Төзүчеләр проспектындагы 26, 28, Ленин урамындагы 118 нче йортларны җыештыручы Рамис Вәлирахманов турында да бары тик яхшы, мактау сүзләре генә ишетте комиссия әгъзалары. 20 ел сәүдә тармагында хезмәт куйган бу ир-ат ишегалды җыештыручысы булып 6 ел эшли инде. Ул әле подъезд идәннәрен юуга да алынган. "Мин эштән курыкмыйм, шуңа да 3 йорт ишегалдын җыештырырга теләк белдердем. Эш хакым әйбәт. Гомумән алганда, бу ир-атлар хезмәте, чөнки эш җиңелләрдән түгел. Иртәнге биштә эш башлыйсың. Синең өчен ял көне, бәйрәмнәр дә юк", - диде Рамис әфәнде. "Успех" ҖЧҖ бәйгегә Төзүчеләр проспектындагы 47 а йортының 3 нче подъездын күрсәткән. Ишекне ачып керү белән монда подъездларын да фатирлары итеп тоючы кешеләр яшәвен аңларга була. Тәрәзәләргә челтәрләр эленгән, тәрәзә төпләрен гөлләр бизи. Кул эшләнмәләре дә игътибарны җәлеп итеп тора. Подъезд буенча җаваплы Виктор Коуркин идәнне чиратлашып юуларын, ә инде теләмәгәннәрнең акча түләүләрен хәбәр итте. Гафиятуллин урамындагы 3 а йортының 2 нче подъезды да фатирларның дәвамы булып, чиста, матур торышта. Биредәге игъланнар тактасы башкаларыннан еш йомыш төшә торган барлык службаларның телефоннары, кирәкле мәгълүматлар булуы белән игътибарны җәлеп итте.

"Темп" ҖЧҖгә караган йортларда яшәүчеләр арасында да балконда чәчәкләр үстерү белән мавыгучылар бар икән. Төзүчеләр проспектындагы 35 нче йортның 160 нчы фатирында яшәүче Люция Камберова әнә шундыйлардан. Гөлләр - аның дусты, сердәше. Ленин урамы, 96-79 адресы буенча яшәүче Ләйлә Мөхәммәтшина да балконында чәчәкләр болыны ясаган.

Гафиятуллин урамындагы 13а йорты ишегалдындагы һәр подъезд каршында чәчәкләр хуш ис тарата. Аларны биредә яшәүче әбиләр тәрбияли булып чыкты.

Ленин урамындагы 115, 117, 119, Шевченкодагы 102, 104, 108 нче йортлар ("Надежда" ҖЧҖ) ишегалларын җыештыручы Флера Шакирҗанованың намуслы хезмәткәр, үз эшен җаваплылык тоеп башкаруы хакында территориясе сөйли. Эш күләме зур булуга да карамастан, аның барлык ишегалды "көлеп" тора. "Хезмәтем миңа бик ошый", - диде ул да.

Ленин урамындагы 111 нче йорт ишегалды да биредә яшәүчеләрнең тырышлыгы белән шау чәчәктә утыра. 1 нче подъездның 3 нче фатирында гомер кичерүче Александра Кротовага 77 яшь. Менә өч ел инде ул капка төбендәге участокны үзе казып, үзе чәчеп, көн дә су сибеп чәчәкләр үстерә. "Кичләрен чәчкәләрнең хуш исләре тирә-якка тарала, капка төбеннән керәсе дә килми", ди эскәмиядә утыручы апалар.

Ленин урамындагы 107 нче йортның 6 нчы подъезд каршын һәркемгә барып күрергә киңәш итәбез. Зөлфия Нуруллина монда әкият дөньясы ясаган. Аккошлар да, бакалар да, башкалар да бар биредә. Зөлфия чәчәкләрне үзе утырткан, фигураларны да үзе урнаштырган. Аңа "Афәрин!" диюдән гайре берни юк. Һәрбер ишегалды, подъезд әнә шулай матурлыкка күмелсә, балконнардан урамга асылынып чәчәкләр үсеп утырса, бу эштә балалар да актив катнашса, ничек яхшы булыр иде.

Ирина Апачаева.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250