Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Матур, үзенчәлекле һәм... кыйммәтле

16 ноябрь - кул эшләре көне

Халкыбызның матур гореф-гадәтләре, күркәм йолалары буыннан буынга күчеп килә. Гүзәл, мәһабәт йортлар җиткерү, тәрәзәләрен кояшка каратып, кәрнизләренә төрле бизәкләр төшерү, өй эченә өстәл-урындыгын, тормыш өчен кирәк-ярагын ясау ир-ат җилкәсендә булса, хатын-кызлар йортка җан җылысы өрә. Сугылган сөлгеләр, чигелгән мендәр тышлары, өстәл япмалары хәзер күргәзмәләрдә генә сакланса да, гүзәл затлар бүген башка кул эшләре белән шаккатыра белә.

Кемдер үз куллары белән тезгән муенсалар, беләзекләр белән горурлана, икенче берәүләр тегү белән шөгыльләнә. Минем апам, мисал өчен, майлы буяудан картиналар ясый. Ә өебездә әнием чиккән мендәр тышлары, әбиемнән, аның әнисеннән калган кулдан тукылган сөлгеләр, палас-келәмнәр саклана. Үзем шәлләр, баш киемнәре, шарфлар бәйлим.

Барлык, муллык, техника заманында яшәсәк тә, безнең халыкның күңелгә рәхәтлек бирүче кул эшләреннән аерылып торганы юк. Аларны хәзер заманчалап хенд-мейд (Hand-made эшләнмәләр - инглиз сүзе, ягъни кулдан эшләнгән) дип тә атыйлар. Нинди төре генә юк аның: тегү, чигү, туку, бәйләү, мозаика тезү, ташка, агачка чокып бизәкләр төшерү, квиллинг (кәгазьне бөтереп бизәкләр ясау), оригами, скрапбукинг (альбомнар, открыткалар бизәү), декупаж (төрле предметларны бизәү)...

Җан җылысы белән матурлык тудыручы кешеләр арабызда бик күп. Үзем өчен кызыклы бер нәтиҗәгә килдем әле: хәзер хатын-кызларның күбесе кул эше белән бала белән өйдә утырганда, декрет ялында шөгыльләнә икән. Беренчедән, алар көне буе өйдә, бушаган арада күңелләре ни тели, шуның белән шөгыльләнергә җай бар. Икенчедән, хатын-кыз ана булгач, аның карашы киңәя, дөньяга, тормышка мөнәсәбәте үзгәрә. Аннан соң бераз акча эшләп алу мөмкинлеге дә туа. Акча дигәннән, мин аралашкан гүзәл затлар Европа илләре белән чагыштырганда безнең илдә кул эшләренең күпкә очсыз сатылуын билгеләп үтте. Сорау зур булмагач, бәяләр үзеннән-үзе түбәнгә тәгәри. Әмма осталар моңа артык хафаланмый, иҗат җимешләре менә дигән бүләк тә бит әле!

Лилия Гомәрова, 28 яшь, декрет ялында.

Лилия хенд-мейдның скрапбукинг дигән төре белән шөгыльләнә. Альбомнар, открыткалар, китап, блокнот тышларын якыннары, туганнары, кечкенә кызы өчен ясый, аларга бүләк итә, заказ буенча да эшли.

- Скрапбукинг белән шөгыльләнү ялыктырмый, чөнки мин эшләнмәләрне төрле стильләр кулланып бизи алам. Иң беренче эшләремне бары тик якыннарым өчен генә башкара идем, соңрак остара төшкәч, заказга да ясый башладым. Тәүге экземплярны һәрвакыт үземә калдырырга тырышам, чөнки анда кайбер төгәлсезлекләр калган булырга мөмкин. Кызганычка каршы, безнең илдә үзең эшләгән кул эшен сату авыррак. Эшләнмәләр көнбатыштагы кебек тиешенчә бәяләнми. Кыйммәт булган очракта сатып алучылар кими. Көн саен иртәнге 8 дән кичке 5 кә кадәр эшләсәң, яхшы гына акча эшләргә булыр иде, әлбәттә. Әлегә мин балам кечкенә булгач, иҗат белән тулы көчкә шөгыльләнә алмыйм. Әмма скрапбукинг миңа ошый, киләчәктә дә аны дәвам итәргә уйлыйм.

Вика Ильинская, 31 яшь.

Җеп һәм сәйлән белән чигә. Коклюшка белән үрергә өйрәнә. Озакламый Әлмәтнең картиналар галереясында коклюшка белән үрү дәресләре башланачагын да хәбәр итте.

- Мин күбрәк үзем өчен эшлим, шулай ук бүләк итү өчен дә ясыйм. Дөрес, бу эш белән баеп булмый, киресенчә, иҗат итүгә акча күбрәк китә. Без үзенә күрә сәнгать эше тудырабыз, ләкин аны бөтен кеше дә тиешенчә аңламый һәм бәяләми. Моның өчен матурлыкны сизә һәм күрә белергә кирәк дип саныйм. Ә чигәргә мине әнием өйрәтте, ул әбиемнән өйрәнгән булган. Шәһәребездә яшәүче башка кул эше осталары белән без сирәк аралашабыз. Барыбызны да җыеп очрашулар, бәйрәмнәр, конкурслар үткәрәсе килә. Әмма бу әлегә хыял гына.

Лена Бәдриева, декрет ялында.

Лена керамик флористика белән шөгыльләнә. Бу эшкә ул интернеттан өйрәнгән.

- Полимер балчык кыйммәт торса да, аннан үз кулларым белән матур-матур чәчкәләр ясыйм. Аларны якыннарыма, туганнарыма бүләк итү күңелемне иркәли.

Мин аралашкан ханымнар үз куллары белән матурлык тудыралар. Шул рәвешле гүзәллекнең гомерен озынайту өчен тырышалар. Шунсыз һич ярамый. Күңелләрендә шәфкатьлелек, сабырлык булган хатын-кызларны матурлыкка табыну яшәтә!

Роза Сәхбетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250