Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Машина йөртү таныклыгы вәгъдә иткән мошенник эләккән

Әлмәт шәһәр суды мошенниклыкта гаепләнгән әлмәтлегә карата карар чыгарды.

Гаепләнүче социаль челтәргә машина йөртү таныклыгы алуда ярдәм итү ихтималы турында белдерү элә. Әмма чынлыкта аның бу мөмкинлеге булмый. Кырыгалдар кармагына бер яшь кыз эләгә. Әлмәт ЮХИДИ инспекциясендә уңышлы имтихан һәм таныклык вәгъдә итеп ул кыздан 6 мең сум акча ала.

Мошенник гаебен таныган. Китергән матди зыянны да тулысынча каплаган. Суд аны шартлы сынау срогы белән 1 елга ирегеннән мәхрүм итә. Суд карары әле көченә кермәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса