Машина урлаучының берсе мәрткә киткән
Чаллының ике егете кичә кич шоферы-ние белән бергә «Ока» машинасын куып алып киткән.
20 яшьлек бу егетләр 18 яшьлек «Ока» шоферыннан үзләрен бер урынга илтүен сорыйлар. Тегесе баш тарта. Ачулары чыккан егетләр шоферны арткы утыргычка күчерәләр дә, берсе руль артына утырып юлга кузгалалар. Күрәсең, руль артындагысының тәҗрибәсе җитәрлек булмагандыр, күпмедер ара үтүгә машина юл читенә төшеп каплана. Егетләрнең берсе мәрткә китә, икенчесенең бот сөягенә зыян килә. «Ока» хуҗасына бернинди дә зыян килми. Ул куркынычсызлык каешын эләктергән була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа