Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Машина урлаган 19 яшьлек Кләмәнтәй егете тоткарланды

11 августта полиция бүлегенең дежур частенә 30 яшьлек Чаллы кешесе Әлмәт предприятиеләренең берсе ишегалдында калдырган машинасының югалу турында хәбәр итә.

"Перехват" операциясе вакытында Әлмәт-Зәй юлындагы Маврино авылы янында механик зыян күргән машина табыла.

ЮХИДИнең трасса ротасы "кайнар эз"дән электә машина куып киткән өчен берничә тапкыр хөкем ителгән 19 яшьлек кләмәнтәйлене тоткарлый.

Полиция хезмәткәрләренә угры машинаны йөреп килергә генә алуы, соңыннан хуҗасына кайтару нияте булуы турында әйтә. Ләкин кире кайтканда ул юл-транспорт һәлакәтенә юлыга. Хәзер аңа машина куып киткән өчен генә түгел, юл һәлакәте өчен дә җавап тотарга, машинаны төзекләндерү чыгымнарын да капларга туры киләчәк.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса